Иске Әнәледән Фарис абый Сәмигуллин бакчада музей да булдырган. Аның өчен махсус теплица ясаган.
Музеена элек кулланылган тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын урнаштырган. Биредә 300гә якын экспонат тупланган. Алар арасында 150 еллык намазлык, борынгы бишекләр, күмер үтүге, керосинка, иске акчалар, ат дугалары, сандыклар, гармуннар, су ташу көянтәләре, палас сугу җайланмалары һәм башка бик күп тарихи әйберләр урын алган. Фарис абыйның туганы Дамир абый Нәбиуллин да музейга иске акчалар бүләк итте.
-Төрле елларда кулланылышта булган акчаларны туплап килдем. Кызык бит. Балалар да күрсен, тарихны белсен, - ди Дамир абый.
Нет комментариев