18–20 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза. Районда тавыш бирүләр 50 сайлау участогында оештырылган.
Тавыш бирү участоклары өч көн дәвамында 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Район үзәк китапханәсендә урнашкан 881нче номерлы сайлау участогы да иртәнге сәгать 8дә үз ишекләрен ачты һәм сайлаучыларны кабул итте. Сайлауга гаиләләре белән килүчеләр дә бар.
Расыйх һәм Зина Латыйповлар да киләчәгебез матур узсын дигән теләктә тавыш бирде. Тавыш бирүдә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары катнашып, теркәлү урыны буенча сайлау участогында, шәхесне раслаучы паспорт тәкъдим итеп, тавыш бирергә була. Татарстанда сайлау көннәрендә 3 автомобиль һәм 33 смартфон уйнатыла.
Нет комментариев