Морзаларда иң беренче сайлаучы бүләк алды
Рәсми төстә

Морзаларда иң беренче сайлаучы бүләк алды

Морзалар авылында сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде.

“Халык бердәм булып сайлауларга килә. Иң беренче булып Дания Сираҗева үз тавышын бирде. Ул сайлау участогыннан бүләк тә алды. Олысы-кечесе сайлауларда актив катнаша”, - дип хәбәр итте Гөлназ Гатауллина. 

Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар 18–20 сентябрь көннәрендә уза.


Нет комментариев