"Йолдыз" газетасы - Апас районы
16 мартта, 15.00 сәгатьтә, “Алтын алка” боз сараенда 2008 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей ярышлары уза.
15 мартта районның чаңгы шуу үзәгендә Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы, Урта Балтай мәктәбе директоры Нәбиулла Гыйззәтов истәлегенә районкүләм ачык чаңгы ярышлары оештырыла.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары булып Рөстәм Зәмдиханов билгеләнде.
Районыбызда язгы ташу чорында күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, күптөрле әзерлек чаралары күрелә.
0