Апаста зур чаңгы ярышы көтелә
Спорт

Апаста зур чаңгы ярышы көтелә

15 мартта районның чаңгы шуу үзәгендә Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы, Урта Балтай мәктәбе директоры Нәбиулла Гыйззәтов истәлегенә районкүләм ачык чаңгы ярышлары оештырыла.

(13 март, “Апастово-информ”).



Теркәлү – 14.00 сәгатьтә. Башлана – 15.00 сәгатьтә. Ярышның максаты – яшьләрне спортка тарту, чаңгы ярышларын киң җәелдерү, иң яхшы чаңгычыларны ачыклау.
Ярышта 2014нче елгы һәм яшьрәк, 2012-2013, 2010-2011, 2008-2009, 2006-2007 елгы укучылар, 18-39 яшьлек райондашлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылар катнаша ала.
Спортчылар һәм тамашачылар өчен концерт программасы әзерләнә, кайнар чәйләр булачак.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
0+


Нет комментариев