Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, бу көннәрдә тәртип бозуга юл куйган бер машина йөртүчене хөкем иткәннәр.
Бу юлы район җәмәгать суды каршына Р. Вәлиев баскан. Машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткәне өчен җитди җавап бирергә туры килгән. Ул бу гамәле өчен үкенүен белдергән.
“Суд шоферга 45әр мең сум штраф билгеләде һәм 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды”, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.
Нет комментариев