Биештә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына 16 нчы муниципальара ярышлар узды
Спорт

Биештә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына 16 нчы муниципальара ярышлар узды

Биеш авылында 16 нчы тапкыр мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов Кубогына һәм призларына багышланган традицион муниципальара ярышлар узды.

Бәйгегә республиканың 5 районыннан 100дән артык катнашучы җыелды. Спортчылар иң көчле командалар исеме өчен көрәште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

  • 1 урын — Кама Тамагы районы командасы;

  • 2 урын — Биеш мәктәбе командасы;

  • 3 урын — Аграр көллияте командасы.

Оештыручылар һәм катнашучылар Зөфәр Алимҗан улы Зәмдихановка спортны үстерүгә һәм яшьләрне яклауга күрсәткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерә. Аның башлангычы белән оештырылган турнир күп еллардан бирле спортчылар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм дуслык бәйләнешләрен ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып кала.


Нет комментариев