Илгиз Салаватов шулай ук күп еллар дәвамында мәктәп автобусында эшләде.
Хәзерге вакытта автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара. 1993 елдан бирле руль артында ул.
-Иң элек армия сафларында хезмәт иткәндә автобус белән солдатлар йөрттем. Балалар автобусына 2010 елда утырдым. Эшем ошый. Хәзер дә Каратун мәктәбенә укучылар йөртәм. Әлеге мәктәпкә 40тан артык бала йөри. Иртән 7 тулганчы юлга чыгабыз. Шыгай, Сатмыш, Үтәмеш, Каратун, Кабыккүпер, Югары Ындырчыдан балалар алып киләбез. Һәр иртәдә изге догадан юлга чыгабыз, кичен көннең имин үтүенә шөкер итеп, шатланып өйгә кайтабыз, - ди Илгиз.
Нет комментариев