Театр фестивале кысаларында, районыбызда бик күп мәдәни чаралар уза.
Ике ай дәвамында төрле театр коллективлары спектакльләрен тәкъдим итә. Бәйгедә Апас, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа халык театрлары, Югары Ослан, Яшел Үзән, Чүпрәле районы үзешчән театр коллективлары, Буа Дәүләт театры, Башкортстан Республикасының Нефтекамск шәһәре халык театры катнашачак.
Фестиваль кысаларында, Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары, Түбән Кама татар драма театры, Әтнә татар дәүләт драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге театр коллективы кунак буларак чыгыш ясый. Чыгышларны Галиәсгар Камал театры артистлары башлый, Нефтекамск шәһәре артистлары тәмамлый.
Апас сәхнәсендә Әтнә татар Дәүләт драма театры "Кызлар карый ярыктан" дип исемләнгән комедия белән чыгыш ясады. Тамашачы тулы зал белән каршы алды. Шунысы да сөенечле: Әтнә театрында Апас районында туып-үскән 3 артист эшли. Алар туган як сәхнәсендә дә уңышлы чыгыш ясады. Сиринә Хисмәтуллина, Алинә Сидеева, Сылу Бәйрәмованы тамашачы алкышларга, чәчәкләргә күмде.
Нет комментариев