Яр Чаллыда ышанычны югалту сәбәпле шәһәр һәм Тукай районы буенча Гостехнадзор бүлеге башлыгын, шулай ук аның урынбасарын эштән кудылар. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Коррупциягә каршы тикшерү күрсәткәнчә, бүлек җитәкчесе мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү һәм җайга салу буенча чаралар күрмәгән, аның барлыкка килүе турында эш бирүчене хәбәрдар итмәгән һәм хезмәт вазифаларын үтәү белән бәйле рәвештә бүләкләр алуга кертелгән тыйгыны бозган, диелә прокуратура хәбәрендә.
Элекке вазифаи затларның ришвәт алу фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү барышы күзәтчелек ведомствосы контролендә.
Нет комментариев