Җәмгыять һәм без

Югары Осланда бензин салынган канистра шартлаган: 31 яшьлек ир-ат зыян күргән

Татарстанның Югары Ослан авылында эретеп ябыштыру эшләре вакытында гадәттән тыш хәл булган. 31 яшьлек ир-атның аяклары пешкән.

Хәл Меридиан урамындагы сарайда килеп чыккан. Эшчеләр металл стеллажларны ремонтлаганда, бензин салынган пластик канистра шартлаган. Эшчеләрнең берсе ялкынны сүндерергә тырышкан, әмма үзе дә зыян күргән. Аяклары пешкән ир-атны Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе - эретеп ябыштыру эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев