Җәмгыять һәм без

Казан аэропортында Уникаль осталык үзәге вәкиллеген ачарга планлаштыралар

Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасы креатив индустрияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Ранко Тепавчевич сөйләде.

Казан аэропортының яңа терминалында Уникаль осталык үзәгенең вәкиллеген ачарга планлаштыралар, анда Татарстан һөнәрчеләренең эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Аның сүзләренчә, аэропортта осталарның эшләрен тәкъдим итү республика кунакларын Татарстанның мәдәни мирасы һәм җирле һөнәрчеләр эшләнмәләре белән таныштыру өчен тагын бер мөмкинлек булачак.

Уникаль осталык үзәгенең PR-хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, хәзер аэропорт территориясендә мастер-класслар оештыру турында сөйләшүләр алып барыла. Пассажирлар һөнәрләр белән таныша һәм үз куллары белән сувенирлар ясый алачак.


Нет комментариев