Апас гаиләсе республика чемпионатында призлы урын яулады
Кешеләрең синең, Апасым!

Апас гаиләсе республика чемпионатында призлы урын яулады

Саба районында Әтиләр көненә багышланган “ӘТИ+МИН” (“ПАПА+Я”) IV республика чемпионатының финал ярышлары узды. Анда Татарстанның 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән килгән 75 гаилә командасы катнашты.

  Апас районы данын Каратун тимер юл станциясендә яшәүче Азат һәм Илина Хәйретдиновлар гаиләсе яклады. Мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы сынаулар белән истә калган чемпионатта гаиләләр үзләренең бердәмлеген, тапкырлыгын һәм осталыгын күрсәтте. Хәйретдиновлар гаиләсе дә ярышлардан матур тәэсирләр һәм уңышлар белән кайтты.

“Без күпбалалы гаиләләр арасында икенче урынга лаек булдык. Конкурс шартлары буенча гаилә гербын һәм шәҗәрәбезне ясарга кирәк иде. Шушы биремнәрне уңышлы үтәгән өчен бүләкләр тапшырдылар. Барлыгы 90 гаилә катнашкан чарада икенче урын алу безнең өчен зур дәрәҗә булды. Ел саен Апас районы данын яклап әлеге чемпионатта катнашабыз. Быел да әтиебез белән улыбыз Әскәр үзләре аерым ярышларда - күңелле стартларда көч сынашты, ә без кызларыбыз Азалия һәм Эмилия белән гаиләбез өчен җан аттык,  - дип сөйләде Илина Хәйретдинова.

  Хәйретдиновлар «ӘТИ+МИН» чемпионатында 2022нче елдан бирле катнашалар. Ел саен республиканың төрле районнарында үткәрелә торган әлеге чара гаиләләрне берләштерүе, балалар белән әтиләрнең бергәләп көч сынашуы белән үзенчәлекле. Чемпионатның төп максаты - гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар тәрбияләүдә әтиләрнең ролен күтәрү, әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да җылыту.


Нет комментариев