Борнаш укучылары янгын сүндерүче һөнәре белән танышты
Район тормышы

Борнаш укучылары янгын сүндерүче һөнәре белән танышты

Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү атналыгы кысаларында, Борнаш мәктәп укучылары Әлмәндәр авылының янгын сүндерү-коткару частендә булдылар.

(16 октябрь, “Апастово-информ”).

  Һөнәри юнәлеш бирүче бу чарада батырлык, кыюлык таләп итүче һөнәрләрнең берсе – янгын сүндерүче эше белән таныштылар.. Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү посты начальнигы Таһир Әхмәтов балаларны коткаручыларның эше, янгын сүндерү бүлеге һәм техника белән таныштырды. Укучылар заманча янгын сүндерү машиналары төзелеше белән кызыксындылар һәм махсус автомобиль кабинасында утыру мөмкинлегенә дә ия булдылар.  

  Балалар шулай ук экстремаль температурага чыдам саклану костюмнарын күрделәр. Штурм баскычларын күрсәтү һәм чакыруга җыенганда каравылның оператив эше аеруча кызыклы булды.


Нет комментариев