Чираттан тыш утырыш соңгы вакытта кискен торган котыру чиренә каршы чаралар күрү, профилактикалау мәсьәләләренә багышланды.
(22 октябрь, “Апастово-информ”).
Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова рәислегендә барды. Комиссия эшендә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Наталья Знатнова, аучылык, авыл хуҗалыгы оешмасы белгечләре катнашты.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин котыру чире турында мәгълүмат җиткереп, саклык чаралары күрү мөһимлеген ассызыклады. “Эпизоотик мониторинг мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2026 елда котыру авыруы буенча 29 имин булмаган пункт теркәлгән. Котыру авыру очраклары республиканың 18 районында һәм Казанда ачыкланган. Димәк, инфекция йоктыру куркынычы саклана, һәм кисәтү чараларын күрү, саклану кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим булып тора”, - дип белдерде Алмаз Гыйбадуллин.
Ул шулай ук чирнең хайваннар өчен генә түгел кешеләр өчен дә куркыныч булуын ассызыклады. Йорт хайваннарына игътибарны арттырыга кирәклеген әйтте. Шулай ук терлек сатып алганда игътибарлы булырга, бары тик ышанычлы урыннардан, ветеринария документлары булган очракта гына алырга киңәш итте. Йорт хайваннарын вакцинацияләү кирәклеген ассызыклады.
Район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Наталья Знатнова котыру чиренең кеше үлеменә китерүен, әмма аны иммунлаштыру ярдәмендә гомерне саклап калу мөмкинлеге турында искәртте. Табиб котыру авыруынаа каршы вакциналарның җитәрлек булуы хакында әйтте. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев төлкеләргә каршы чаралар күрелүе хакында белдерде. Ел башыннан район территориясендә аучылар тарафыннан 137 төлке юк ителгән.
Нет комментариев