Җәмгыять һәм без

Татарстанга Спартакиада үткәргән өчен бүләк тапшырдылар

Татарстан Республикасы Россия халыклары Бөтенроссия Спартакиадасын оештыруда катнашканы өчен бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Красноярскида “Россия - спорт державасы” халыкара форумы кысаларында узды. Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Алексей Морозов Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриевка Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәт хатын тапшырды. Россия халыклары Бөтенроссия Спартакиадасы 2026нчы елның августыннан октябренә кадәр җиде төбәктә узды. Татарстанда спортның 11 төре буенча ярышлар үткәрелде. Спартакиада “Россия спорты” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чыганак “Татар-информ”.

 

 


Нет комментариев