“Мирас” пансионатында шәкертләр өчен көн саен Коръән өйрәнү һәм әхлак дәресләре үткәрелә.
Дәресләрдә балалар Коръән укырга, аятьләрнең мәгънәсен аңларга өйрәнәләр. Әхлак дәресләрендә исә игелеклелек, ихтирам, сабырлык һәм ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Пансионатта балаларга дини белем бирү белән беррәттән, аларның рухи һәм әхлакый үсешенә дә зур игътибар бирелә. Мәгълүмат һәм фотолар “Ярдәм-Помощь” каналыннан алынды.
Нет комментариев