Апас урта мәктәбе укучылары » Яшьлек» яшьләр үзәгендә булган.
Технология укытучысы Флорида Мифтахова җитәкчелегендә кызлар буш кул белән килмәгәннәр. Алар үз куллары белән төрле төстәге беләзекләр ясап, аларны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә бүләк итәргә булганнар. Һәр беләзектә - җылы хисләр, кайгырту һәм күңел җылысы. Ватаныбызны саклаучылар өчен туган якта аларны онытмауларын, өйләренә исән-сау кайтуларын көтүләрен белү бик мөһим.
Кызлар ясаган матур, төрле төстәге беләзекләр “Алга” яшүсмерләр клубында көн саен тырышып хезмәт куючы көмеш волонтёрларга да бүләк ителгән.
“Мондый очрашулар яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. “Алдынгылар хәрәкәте” балаларны һәм яшүсмерләрне игелекле эшләргә, ярдәмчел булырга, җаваплылыкка һәм бердәмлеккә өйрәтә. Чөнки һәр кешедә кечкенәдән үк ихласлык, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү бик мөһим”, - дип билгеләп үтәләр Апас “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре.
Нет комментариев