Яңа уку кабинеты “Апас-мол” берләшмәсе ярдәме белән заманча җиһазландырылган. Биредә укучылар авыл хуҗалыгы юнәлешендә теоретик белемнәрен практикада ныгытачак.
Агроклассны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, “Апас-мол” берләшмәсе җитәкечесе Гадел Хәкимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева катнашты.
Мәктәп директоры Илмаз Фәхретдинов билгеләп үткәнчә, агрокласс булдыру эше ике ел дәвамында алып барылган. Проектның иганәчесе һәм инвесторы булган
“Апас-мол” берләшмәсе җиһазлар сатып алуга 5 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлеге суммага уку өчен кирәкле заманча җайланмалар, теплицалар, квадрокоптерлар, 3D-принтерлар һәм башка җиһазлар алынган. Шулай ук трактор өчен махсус җиһаз һәм агрономның кыр сумкасы да бар. Соңгысының бәясе якынча 300 мең сум тәшкил итә. Шулай ук теплицалар эшләнгән. Агроклассны әзерләү кысаларында мәктәптә 1 миллион сумлык косметик ремонт та үткәрелгән. “Без балаларга агроном хезмәтен, аның җирдә ничек эшләвен күрсәтергә телибез. “Апас-мол” белгечләре укучыларга үз эшләрен аңлатачак, ә балалар алган белемнәрен булган җиһазлар ярдәмендә практикада сынап карый алачак. Киләчәктә мәктәпне әлеге предприятие белән тыгыз бәйләнештә эшләтү, укучыларны җитештерү объектларына экскурсияләргә алып бару планлаштырыла, - ди мәктәп директоры Илмаз Фәхретдинов.
Мәктәптә барлыгы 190 бала белем ала. Агрокласска 7нче “Б” сыйныфы укучылары кабул ителгән. Яңа юнәлештә укучыларның программасы үзенчәлекле итеп төзелгән - математика, химия, биология һәм физика фәннәрен өйрәнүгә өстәмә курслар каралган. Ачылу тантанасында укучылар химик элементлар белән тәҗрибәләр дә күрсәтте. Алга таба мәктәп “Апас-мол” берләшмәсе, Апас аграр көллияте һәм аграр университет белән хезмәттәшлек итәргә ниятли. Укучылар проектлар әзерләячәк, аларны гамәлдә сынап караячак, шулай ук предприятиегә һәм аграр көллияткә экскурсияләргә барачак. Район башлыгы Айрат Җиһаншин агрокласс ачылуның район өчен әһәмиятен ассызыклады.
“Безнең район авыл хуҗалыгы районы булып санала. Шуңа күрә тармак өчен кадрлар әзерләү, яшьләрне хуҗалык эшчәнлеге белән таныштыру - төп бурычларыбызның берсе. Авыл хуҗалыгын бары тик теориядә генә түгел, ә гамәли яктан да өйрәнергә кирәк. Илнең нигезе - азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Мәктәптә балаларның алган белемнәрен практика белән бәйләү мөмкинлеге булуы куанычлы. Бу эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. Укучыларның биредә алган белемнәре киләчәктә илебезгә, туган районыбызга файда китерсен, - диде ул.
Агрокласс укучыларга авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән якыннан танышырга, заманча технологияләрне үзләштерергә һәм киләчәк һөнәрләрен сайлаганда дөрес юнәлеш билгеләргә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев