Районда мәктәпкәчә белем бирү  педагогларының республика семинары узды
Мәгариф

Районда мәктәпкәчә белем бирү педагогларының республика семинары узды

Очрашуның төп максаты- ике теллелек шартларында белем һәм тәрбия бирү программасын гамәлгә ашыру һәм билингваль мохиттә эшләүнең нәтиҗәле эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеген дөрес проектлау һәм үстерүне булдыру турында фикер алышу.

(20 октябрь, “Апастово-информ”).

  Программа бай һәм күпкырлы булды. Балалар бакчалары коллективлары тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларда беренчел күзаллау формалаштыру чарасы буларак «Туган як һөнәрләре”: макетлар»күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәләр иҗат һәм модельләштерү аша нәниләрне һөнәрләр дөньясы белән ничек таныштырып булуын ачык күрсәтте. «Әкият», «Кояшкай» һәм «Гөлчәчәк» балалар бакчаларын нәниләре үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Семинарның теоретик өлешендә педагоглар билингваль белем бирүгә актуаль якын килүләр турында фикер алыштылар.

  «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы укытучылары укытуны ике телдә оештыруның заманча методикалары һәм цифрлы дидактика буенча мәгълүматлар җиткерделәр.   Практик өлештә исә район тәрбиячеләре һәм балалар бакчалары мөдирләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шөгыль-күнекмәләр тәкъдим иттеләр.


Нет комментариев