Җәмгыять һәм без

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум акча биреләчәк

Казанда аерым категориядәге гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Бу хактагы карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Ярдәмне Казанда даими теркәлгән түбәндәге гаиләләр ала алачак:

  • Ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;
  • Ике ата-анасы да I яки II төркем инвалид булган һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләр;
  • Балигъ булмаган балалары булган I яки II төркем ялгыз инвалид ата-аналар;
  • Бер яки берничә балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналар.

Гаризалар һәм кирәкле документлар 2026нчы елның 10нчы декабренә кадәр кабул ителә.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев