Морзалар авылы китапханәсендә волонтерларны еш очратырга була. Йорт эшләрен читкә куеп, ярдәмгә ашыгучы волонтер апаларыбызның тырышлыгы белән махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм әзерләнә.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
“Авылдашларыбызның ярдәме белән әзерләгән шифалы чәйләрне, дроннан саклаучы ятьмәләрне районга илтеп тапшырып торабыз. Әлеге эшләр барсы да авылдашларыбызның бердәмлеге белән эшләнә. Аларның барсының да күңелләре тулы изгелек. Юмартлыкта, ярдәмчеллектә, бердәмлектә аларга тиңнәр юк. Соңгы берничә елда, илебездә барган вакыйгалар уңаеннан, бу аеруча сизелә. Нинди эшкә тотынсак та, булганнары белән бүлешергә, ярдәмгә килергә һәрчак әзер алар.
Үзләре авылдан читтә яшәп тә, авылыбызга битараф булмыйча, авыл тормышында безнең белән бергә атлаган авылдашларыбыз да шактый. Изге йөрәгегез, киң күңелегез өчен зур рәхмәт сезгә барыгызга да! Туган яктан килгән, кайгыртучан куллар үргән әлеге ятьмәләр егетләребезнең гомерләрен саклап калса, күңел җылыларын кушып әзерләгән шифалы чәйләребез яралы тәннәренә һәм җаннарына әз генә булса да сихәт бирсә без бик шат булыр идек! Ә бүгенге көндә безнең кайгыртуыбыз алар өчен бик мөһим!” - ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Нет комментариев