Җәмгыять һәм без

БПЛА төшергән өчен 500 мең сумга кадәр штраф яный

Татарстан халкына БПЛА очышлары һәм аларның һөҗүмнәре нәтиҗәләре белән фото һәм видео бастыруны тыю турында искә төшерделәр.

  Тиешле мәгълүмат республика Хөкүмәтенең «ВКонтакте» социаль челтәрендә басылып чыкты. Республика территориясендә БПЛА куллану турындагы мәгълүматны, шул исәптән аларның төрен, төшү урынын һәм очу траекториясен билгеләргә мөмкинлек бирә торган белешмәләрне бастырып чыгару тыела. Шулай ук һава һөҗүменә каршы оборона һәм радиоэлектрон көрәш чараларын куллану, аларның урнашу урыннары турында материаллар һәм бу урыннарны билгеләү өчен мәгълүмат урнаштырырга ярамый. Чикләүләр Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 29 августындагы 695 номерлы Указы белән кертелде. Алар хакимият органнарының рәсми басмаларына һәм аларга сылтама белән мәгълүматка кагылмый.

Исегездәме, мондый материалларны бастыру дошманга саклану системалары эше турында мәгълүмат алырга ярдәм итә ала.

Тыелуны бозу административ штрафларга китерә:

  • Гражданнар өчен: 1 меңнән 4 мең сумга кадәр. Кабат бозганда - 5 мең сум.
  • Вазифаи затлар өчен: 15 меңнән 40 мең сумга кадәр. Кабат - 40 меңнән 50 мең сумга кадәр.
  • Юридик затлар өчен: 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Кабат - 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Чыганак: “Татар-информ”


Нет комментариев