Свияжный бистәсеннән Мәсгуть абый Шәфигуллин озак еллар “КамАЗ” машинасын йөртә.
Яшьтән үк авыл хуҗалыгы өлкәсендә ул. 45 елдан бирле техника иярли. 2004 елда “Сельхозтехника”га эшкә килә.
“1980 елда руль артына утырган идем. Төрле машиналарда эшләргә туры килде. Лаеклы ялда булсам да, быел кабат урып-җыю эшләрендә булышасым килде. Техникада йөрү минем канга сеңгән инде. Һаман юлга чыгасы килә. Руль артына утыру рәхәтлек бирә. Берничә көн утырмасаң, үзенә тарта. Сәламәтлек булганда, иген игүгә өлеш кертү горурлык та. Хезмәтеңне сөенеп, яратып башкармасаң, алай озак эшләп булмый ул. Икмәк, аннан чөгендер ташыйбыз. Бүген менә соя бөртекләрен төяргә килдем”, - ди ул.
Нет комментариев