Әлеге уңайдан Апаста Фәхри Насретдиновны искә алу чарасы узды.
Чарада район халкы, мәдәният йорты, үзәк китапханә, Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре катнашты. Алар мәдәният йорты каршына куелган бюст янына җыелды. Музей директоры Лилия Нәбиуллина җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Фәхри Насретдинов - районның горурлыгы гына түгел, ә бөтен республиканың казанышы да, ерак авыл кешесенең үз хезмәте белән дөньякүләм танылуга ирешү үрнәге дә.
“Без Бөек якташларыбызны хәтерләгәндә, мәдәниятебез һәм гореф- гадәтләребез исән", - диде Лилия Нәбиуллина.
Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина җырчының истәлеге туган ягында, Шәмбалыкчы авылында яшәвен, бик матур музей эшләвен билгеләп узды. Музей ветераны Рәмис Ногманов та истәлекләре белән уртаклашты, үткәрелгән чараның мөһимлеген билгеләп үтте. *Фәхри Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа. Шәмбалыкчыда аның музее эшли. Апасның бер урамы Фәхри Насретдинов исемен йөртә.
Нет комментариев