Апас балалар китапханәсендә рәсем бәйгесе узды
Мәгариф

Апас балалар китапханәсендә рәсем бәйгесе узды

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, район үзәк балалар китапханәсендә «Халыклар Россия кояшы астында Бердәм» бәйгесе оештырылды.

Район балалар иҗаты конкурсында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә дә ясалды. Бәйгедә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнашты. Барлыгы 70кә якын бала үзенең иҗат эшен тәкъдим итте.

“Әлеге бәйге балаларда туган җиргә мәхәббәт, төрле милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Укучылар теләп катнашты. Алар рәсем сәнгате белән дуслыкларын исбатлады”, - диде үзәк балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Муллахмәтова.


Нет комментариев