Апаста яшәүче Рәмис абый Нәбиуллинны да автобус руле артында очраттык.
Ул 52 елдан бирле транспорт йөртә. Юлларның да төрле чагын күргән, машиналарның да төрлесе белән очрашкан. Ләкин, кая гына барса, нинди генә техникага утырса да, иң беренче хәвефсезлекне тәэмин итәргә кирәген яхшы белә.
“Иң элек элемтә өлкәсендә эшләдем. Анда 38 ел хезмәт иттем. Хәзер автобус йөртәм. 4 елдан бирле Илфат Шәрәфетдинов кул астында эшлим. Юлда йөргән һәр кешегә иминлек телим. Юл кагыйдәләрен саклап, санлап, кеше гомерләрен куркыныч астына куймыйча, үзләрен дә, янәшәдәгеләрне дә хөрмәт итеп йөрсеннәр иде”, - ди Рәмис абый.
Нет комментариев