Биеш мәктәбендә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына зонакүләм волейбол ярышлары уза
Спорт

Биеш мәктәбендә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына зонакүләм волейбол ярышлары уза

Биеш мәктәбендә Зөфәр Зәмдиханов Кубогына 16нчы тапкыр волейбол турниры уза. Быелгы ярышларда барлыгы 18 команда катнаша.

(23 октябрь, “Апастово-информ”).

 Турнирда Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан, аграр көллияттән, Апас спорт мәктәбеннән һәм Апас районы мәктәпләреннән килгән командалар көч сынаша. Яшь волейболчылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен һәм команда белән уйнау сәләтләрен күрсәтә.

“Мәктәбебездә әлеге күләмле волейбол ярышлары матур традициягә әйләнде. Турнир 2011нче елдан бирле үткәрелә. Соңгы елларда аны зонакүләм дәрәҗәдә оештырабыз. Командалар безгә бик теләп килә. Бу - балалар өчен кирәкле һәм файдалы чара. Алар бер-берсе белән таныша, аралаша, дуслаша. Җиңүчеләр өчен бүләкләр дә әзерләнде, иганәчеләребез дә ярдәм күрсәтте. Узган ел күчмә Кубок бездә калган иде. Быел кем җиңү яулар - монысы уеннар барышында ачыкланыр. Ярышны оештыруда катнашкан һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Барлык командаларга да матур уеннар һәм уңышлар телим!” - диде мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов.

  Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов сәламләде. Ул Зөфәр Зәмдихановка истәлекле бүләген һәм Рәхмәт хатын тапшырды. Тантаналы чарада район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева да катнашты. Алар да яшь спортчыларга уңышлар һәм гадел уеннар теләде. Ярышта катнашучылар өчен туклану да оештырылган. Җиңүчеләргә Кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшыру каралган. Хәзерге вакытта командалар арасында киеренке көрәш дәвам итә. Волейболчылар Зөфәр Зәмдиханов Кубогы һәм призлы урыннар өчен көч сынаша.


Нет комментариев