Казанда җәмәгать транспорты йөртүчесенә һөҗүм иткән яшүсмерләрнең кемлеге ачыкланган.
Вакыйга “Чишмәле” тукталышында, “Франт” сәүдә үзәге янында булган. Өч егет автобус йөртүчегә ташланган, аны асфальтка еккан һәм кыйный башлаган.
Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп алган. Беренчел фаразлар буенча, низаг юл хакын түләмәү сәбәпле чыккан булырга мөмкин. Полиция һөҗүм итүчеләрнең 17 яшьлек өч яшүсмер булуын ачыклаган. Аларның ата-аналарына карата административ беркетмәләр төзелгән. Материаллар балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә җибәреләчәк.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев