Сәламәтлек

«Йорт хайваннарын вакцинацияләгез: котыру куркынычы турында ни беләргә кирәк»

Апас районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Алмаз Гыйбадуллин котыру авыруы һәм аннан саклану чаралары хакында кисәтә: Эпизоотик мониторинг мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2026 елда котыру авыруы буенча 29 имин булмаган пункт теркәлгән.

 Алмаз Гибадуллин

 Котыру авыру очраклары республиканың 18 районында һәм Казанда ачыкланган. Димәк, инфекция йоктыру куркынычы саклана, һәм кисәтү чараларын күрү, саклану кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим булып тора.   Котыру авыруы (гидрофобия) — үзәк нерв системасын зарарлаучы, арка һәм баш миенең каты ялкынсынуын китереп чыгаручы үлем куркынычы янаган кискен вируслы йогышлы авыру. Ул хайваннар өчен дә, кеше өчен дә бер үк дәрәҗәдә куркыныч.

Йоктыру ничек уза

  Вирус,гадәттә, зарарланган хайванның төкереге белән йога. Тешләгәндә, тырнаганда яки төкерек зарарланган тирегә яки авыз, күз, борын лайлалы өлешләренә, шулай ук зарарланган хайванның төкереге эләккән предметлар белән контактта булганда да эләгергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, хайван авыруның ачык билгеләре барлыкка килгәнче 3-10 көн алдан ук йогышлы була ала.

Шуңа күрә хәтта тышкы яктан тыныч һәм «сәламәт» хайван да кайвакыт шикле булырга мөмкин. Авыруның инкубация чоры, тешләүнең урыны һәм тирәнлегенә, вирус күләменә һәм башка факторларга бәйле рәвештә, берничә атнадан берничә айга кадәр сузылуы ихтимал. Шуңа күрә кеше симптомнар барлыкка килгәнче авыру куркынычы турында белмәскә дә мөмкин.

Авыру ике төрле формада була.

  Котырынган формасы: хайван агрессив була, кешеләргә һәм әйберләргә ташлана, җирне, ташларны, агачны кимерә. Төкерекләр күп агыла, йотуда кыенлыклар, карлыккан өрү, кылый күзлелек, какшаган йөреш кебек сәер билгеләр, арткы аяклар параличы күзәтелә.

Кыргый хайваннар куркуларын югалта һәм торак пунктларга килә. Тыныч (паралитик) форма: хайван, киресенчә, яктылыктан һәм судан курка, ашаудан һәм судан баш тарта. Ул гадәттән тыш ягымлы булып күренергә мөмкин, ләкин, сыйпарга үрелсәң, тешләве дә ихтимал. Вакцинация – котыруга каршы иң эффектив ысул. Хуҗа үзенең йорт хайваннарын вакытында вакцинацияләргә тиеш. Бу гамәл аларның сәламәтлеген саклап кына калмый, ә кешеләрне дә куркыныч авырудан саклый. Апас ветеринария берләшмәсе белгечләре планлы рәвештә вакцинация үткәрәләр.

Йорт хуҗаларыннан үзләренең хайваннарын вакытында вакцинацияләү сорала. Бу процедура бушлай үткәрелә. Көчекләргә һәм песи балаларына беренче прививка 2-3 айдан, авыл хуҗалыгы хайваннарына 3 айдан (төгәл яше вакцинага инструкция буенча билгеләнә) ясала, аннан соң ел саен ревакцинация таләп ителә. Хайваннарны дөрес тоту мөһим. Этләргә һәм мәчеләргә, ирекле йөрергә рөхсәт итмәгез.

Йөргәндә җеп, борынчык кулланыгыз. Кыргый һәм караучысыз хайваннар белән элемтә булдырмас өчен, авыл хуҗалыгы хайваннарын киртәләнгән территорияләрдә тотыгыз. Хайваннарны ветеринария документлары булганда гына сатып алыгыз. Барлык йорт хайваннары теркәлергә һәм котыру авыруына каршы вакцинацияләнергә тиеш. Терлекләрне тоту урыннарында даими рәвештә дезинфекция һәм дератизация үткәрегез.

Таныш булмаган һәм кыргый хайваннар белән аралашмагыз. Хәтта төлке, керпе, тиен яки башка кыргый хайван тыныч тоелса да, аны ашатырга, сыйпарга яки фотога төшерергә тырышмагыз. Күзәтүчесез хайваннар белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тотыгыз. Сукбай этләр һәм мәчеләр табылса, җирлек администрациясенә яки ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгез. Таныш булмаган хайваннарга якын килергә, аларны сыйпарга яки ашатырга ярамый, дип аңлатыгыз.

Хайван белән элемтә булган очракта нишләргә?

источник фото  Magnific
Фото: Magnific

Әгәр сезне авырулы хайван тешләсә яисә тырнаса, тирегезгә төкерек эләксә, яраны яки зарарланган урынны 15 минут дәвамында сабын һәм су белән юыгыз. Бу куркынычны сизелерлек киметә. Яраның кырыйларын антисептик (мәсәлән, йод эремәсе) белән эшкәртегез. Кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез: табиб киңәшләрен бирер һәм вакцинациянең профилактик курсын билгеләр.

 
Әгәр йорт эте яки йорт мәчесе тешләсә, мөмкин булганча хайванны изоляцияләгез һәм ветеринария табибы белән бергәләп, 10 көнлек күзәтү оештырыгыз. Әгәр бу вакыт эчендә авыру билгеләре барлыкка килмәсә, йоктыру куркынычы минималь. Әгәр кыргый хайван тешләсә, күзәтү, кагыйдә буларак, мөмкин түгел. Бу очракта шундук медицина ярдәме алу аеруча мөһим. Әгәр торак пунктта кыргый яки сукбай хайванны күрсәгез үзегезнең йорт хайваннарының тотышын күзәтегез. Кыргый яки сукбай хайванның үле гәүдәсенә тап булсагыз, аңа кагылмагыз һәм кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.
 
«Котыру авыруы» дигән диагноз бары тик махсуслаштырылган учреждениеләр (шул исәптән Республика ветеринария лабораториясендә) тарафыннан лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гына билгеләнә. Шушы мәгълүматлар нигезендә алдагы карар кабул ителә. Хөрмәтле райондашлар! Куркынычсызлык күбесенчә безнең уртак гамәлләребезгә бәйле. Бары тик гомуми җаваплылык һәм кагыйдәләрне төгәл үтәү генә күңелсез хәлне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Хайваннарның үз-үзләрен тотышына игътибарлы булыгыз һәм ветеринария белгечләренә киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә оялмагыз.

Нет комментариев