Казанда 26-28 октябрьдә ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Генераль Ассамблеясе утырышы узачак.
"Генераль ассамблея утырышы беренче тапкыр стандартлаштыру һәм метрология институты әгъзасы булмаган илдә үткәрелә – бу зур ышаныч билгесе һәм Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен илебез һәм республика җитәкчелеге үткәргән системалы эш нәтиҗәсе», – диде «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАО генераль директоры Максим Денисов.
Генераль ассамблея утырышы ел саен үткәрелә, һәм алдагы елларда ул Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Үзбәкстанда узды. Россиядә SMIIC Генассамблеясе утырышы беренче тапкыр узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитет җитәкчесе Аббяс Шляпошников сүзләренчә, утырышта техник регламентларны килештерү һәм гомуми системаны үстерү, бөтендөнья өчен бердәм булган «хәләл» стандартына хәрәкәт һәм сертификацияләү органнарын аккредитацияләү мәсьәләләре каралачак.
Татарстан өчен исә «хәләл»лабораториясен үстерү төп нәтиҗәләрнең берсе булырга мөмкин. SMIIC (ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты) Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы кысаларында кулланучыларның сыйфатын тәэмин итү һәм яклау өчен бердәм стандартлар (аерым алганда хәләл) эшләү максатында төзелгән. Хәзерге вакытта Smiic әгъзалары булып Азия һәм Африканың 48 дәүләте тора. 2019 елда Россия Федерациясе SMIIC составына күзәтүче сыйфатында керде.
Автор: Җәмил Сәлимгәрәев
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев