Кешеләрең синең, Апасым!

Кеше язмышы, пассажирлар иминлеге - алар кулында

“Безнең кулда – кеше язмышы, пассажирлар иминлеге. Шуңа күрә дә, игътибарны азга гына да киметергә ярамый”, - диләр Илфат Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре.

  Алар авыл белән шәһәр арасын, районның бер очын икенче очына бәйләүчеләр. Күп вакытлары юлда, руль артында уза. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп санаган райондашлар белән без дә очраштык. Шәхси эшмәкәрнең оешмасында 30лап кеше эшли. Алар 16 ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтә. Илфат Шәрәфетдиновны бик күп хәйрия чараларында да күрергә туры килә. Киң күңелле, олы йөрәкле иганәче дә ул.

-Төрле юнәлешләрдә эшлибез. Районара һәм шәһәрара маршрутларыбыз бар. Яңа юнәлешләр дә өстәлә. Мисал өчен, соңгы вакытта сөт комбинатына, кошчылык фабрикасына эшчеләр йөртәбез. Безнең карамакта мәктәп автобуслары да бар. Һәр иртәдә 8 автобус укучыларны укырга алып бара һәм дәресләрдән соң алып кайта. Эшебез җаваплы. Аңа бөтен кеше дә алынмый. Без автобуска утырган һәр кешенең исәнлеге, иминлеге, хәвефсезлеге өчен җавап бирәбез”, - ди Илфат Шәрәфетдинов.

Илфат Шарафутдинов   Ләкин замана шаукымы автотранспорт хуҗалыгына да кагылмый калмый. Җитәкче соңгы вакытта маршрутларның кимүе, халыкның аз йөрүе хакында да әйтеп үтте.

-Автобусларда ел саен кеше азая. Шуңа күрә, маршрутларны кыскартырга да туры килә. Пассажирлар күбрәк җиңел машиналарны сайлый. Күп кеше үзе руль артында йөри. Уңайлырак юлны сайлыйлар дип аңлыйм. Узган ел белән чагыштырсак, пассажирлар 50-60 процентка кимеде. Шулай да, автобусларга әле ихтыяҗ бар. Районара маршрутларда күбрәк апа-абыйлар йөри, - диде Илфат абый.


Нет комментариев