24 октябрь, шимбә көнне, Татарстанда болытлы-аяз һава көтелә.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем булмаячак.
Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк.
Көндез һава температурасы +10…+15 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев