Таткультресурс үзәге «Пушкин картасы» программасын үстерүдәге өлеше өчен Россия Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты дип танылды. Татарстан учреждениесе «Иң яхшы төбәк мәдәният йорты» номинациясендә җиңде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасында бүләкне Таткультресурс үзәге директоры Алсу Мифтаховага Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова тапшырды.
Премия программа үсешенә зур өлеш керткән мәдәният учреждениеләрен һәм төбәкләрне билгеләп үтә. Быел бүләкләр сигез тематик блокка берләштерелгән 27 номинациядә тапшырылды.
Татарстан «Пушкин картасы»н рәсмиләштергән 14–22 яшьлек үсмер һәм яшьләр өлеше буенча Россия төбәкләре арасында икенче урында. Республикада аны 270 меңнән артык яшь кеше алган — бу әлеге яшь төркеменә караучыларның 71,4 проценты.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев