Апаста сакчыл идарә итү системасы тормышка ашырыла
Район тормышы

Апаста сакчыл идарә итү системасы тормышка ашырыла

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитетында булдылар.

  Алар биредә сакчыл идарә итү системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр белән бергә әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Очрашу барышында башкарма комитет белгечләре үз юнәлешләре буенча чыгыш ясап, сакчыл идарә итү алымнарын эшләрендә ничек кулланулары турында сөйләделәр. Район башлыгы Айрат Җиһаншин башкарылган эшләргә югары бәя бирде.

  Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина үз чыгышында сакчыл идарә итү юнәлешендә тәҗрибә туплау мөмкинлеге биргәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге эш алымы белән танышу һәм аны гамәлдә куллану эшчәнлекләрен тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итә.


Нет комментариев