Кече Болгаерда китап укучы волонтерлар хәрбиләргә ярдәм итә
Район тормышы

Кече Болгаерда китап укучы волонтерлар хәрбиләргә ярдәм итә

Кече Болгаер авыл китапханәсендә волонтерлык эше дәвам итә.

“Ярдәм янәшә” акциясенә өлкәннәр белән берлектә укучы балалар да ярдәмгә килә.

“Алдан өлкәннәр белән берлектә шифалы чәйләр тутырган булсак, бу юлы укучылар белән җир җиләге кайнатмалары, баллар, шифалы мәтрүшкә бәйләмнәре туплап хәрби операциядәге егетләргә кечкенә генә булсада үз өлешебезне кертеп, илтеп тапшырдык. Укучылар бу эшкә укудан соң киләләр һәм бик теләп, кирәкле ярдәм булуына төшенеп башкаралар”, - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.


Нет комментариев