Апаста яңа туган тел дәреслекләре: бердәмлектә — милли мәдәниятне саклау
Район тормышы

Апаста яңа туган тел дәреслекләре: бердәмлектә — милли мәдәниятне саклау

Апас урта мәктәбебендә «Бердәм белем бирү киңлеге контекстында туган (татар) тел һәм әдәбияттан яңа дәреслекләр: таләпләр бердәмлеге һәм милли‑мәдәни үзенчәлекләрне саклау» темасына семинар узды.

 Семинарда Татарстан Республикасы фәннәр  академиясе  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының инновация һәм тышкы бәйләнешләр буенча директор урынбасары Гыйниятуллина Лилия Миңнулла кызы,  милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Марат кызы,милли мәгариф бүлеге мөдире Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы һәм районыбызның туган тел укытучылары  катнашты. Чарада мәгарифне үстерү, дәреслек эшләү һәм уку‑укыту процессында милли мәдәниятне саклау мәсьәләләре каралды.

Семинарда дәреслекләргә куелган бердәм таләпләр, милли мәдәният үзенчәлекләрен саклап калу юллары, уку материалын сайлау принциплары турында сүз алып барылды. Педагоглар өчен күп файдалы фикерләр һәм киңәшләр яңгырады — практикада кулланырлык идеяләр тупланды.


Нет комментариев