Җәмгыять һәм без

Кыскартылган эш көне: депутат аңлатма бирде

Бәйрәм көне алдыннан сменалар бер сәгатькә кыскарак булырга тиеш, хәтта сменалы эш графигы булганда да. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб сөйләде.

  Депутат сүзләренчә, Хезмәт кодексы нормалары смена графигы булган хезмәткәрләргә дә кагыла. Әгәр смена турыдан-туры бәйрәм алдыннан булса, аның дәвамлылыгын бер сәгатькә кыскарталар.

Әгәр эш үзенчәлекләре сменаның дәвамлылыгын киметергә мөмкинлек бирмәсә, хезмәткәр арттырылган түләүне яисә башка ял вакытын сайлый ала. Бессараб аныклаганча, мондый очракта өстәмә түләүне өстәмә эш өчен түләүгә охшаш итеп исәплиләр.

Халыклар бердәмлеге көнен Россиядә ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Быел бәйрәм алдыннан, 3 ноябрьдә, россиялеләрне кыскартылган эш көне көтә.

 

Чыганак: «Татар-информ»

 


Нет комментариев