Акхуҗа мәктәбе укучылары шигърият белән танышты
Район тормышы

Акхуҗа мәктәбе укучылары шигърият белән танышты

Яшьләр арасында, әдәбиятның таҗы булган, галиҗанәп шигърият жанрын популярлаштыру, аңа игътибарны арттыру йөзеннән, Акхуҗа урта мәктәбендә, «Шигърият яктысы астында» (»Поэзия под абажуром») дип исемләнгән әдәби-камера кичәсе оештырылды.

Кичә "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды, шуңа күрә төп катнашучылар - яшүсмерләр иде.

«Кичәдә аларга кызыклы булыр дип табылган шигырьләр укылды. Ике чорга караган, ләкин талантлары, уникаль үзенчәлеге буенча тигез дәрәҗәдә булган ике шагыйрь - Әнгам Атнабай һәм Рузәл Мөхәммәтшин иҗатына атап тукталдык. Әлбәттә рус шигъриятенең асыл үрнәкләре белән дә таныштык. Рухы, холкы белән үзе дә ялкынлы яшьлек дөньясыннан булган рус шагыйре Сергей Есенин шигырьләре дә яшьләрнең күңеленә хуш килде. Кичәнең беренче өлеше әдәби укулар форматында барса, икенче өлеше уен рәвешендә дәвам итте. Бу чара, яшьләрнең күңелендә, шигъри чаткы кабызып җибәрүгә сәбәп булыр дип өметләнәбез!» - ди китапханәче Альбина Нигъмәтҗанова.


Нет комментариев