Балалар югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.
(26 октябрь, “Апастово-информ”).
10 еллык тарихы булган “Без бергә” фестивале халыкның гореф-гадәтләрен, дөньяга карашын, тарихын, күңел байлыгын чагылдыра. Район балалары ел саен фестивальдә бик теләп катнаша.
“Чын-чынлап матур чара иде, ул җанлы энергия, яңгыравыклы тавышлар һәм милли киемнәр матурлыгы белән тулы иде. Укучыларыбыз, залга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итеп, традицияләргә тирән хөрмәт һәм сәнгатькә ихлас мәхәббәт күрсәттеләр. Яшь талантларның уңышы-ул һәрвакыт тырыш хезмәт һәм зирәк остазлык нәтиҗәсе. Артистларыбызның искиткеч чыгышлары артында аларның укытучыларының гаять зур эше тора”, - дип хәбәр итте “Сәләт” балалар иҗаты йорты җитәкчесе Рамилә Әхмәтҗанова.
Нет комментариев