Ярминкәләргә социаль әһәмиятле товарлар кертү сизелерлек артты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
"Сыер ите 15,8% ка артты һәм 345,2 тонна тәшкил итте, дуңгыз ите – 16,5% ка, казылык эшләнмәләре – 19% ка, он – 21,4% ка, карабодай – 27,4% ка, атланмай – 16,8% ка, көнбагыш мае – 13,8% ка. Йомырка кертү күләме 994,5 мең данә тәшкил итте, бу узган елгы дәрәҗәдән 37,8 мең данәгә күбрәк", - диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, 24 октябрьдә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге ярминкәләрнең барлык төп мәйданчыкларына диярлек карабодай китерүне оештырды. Барлыгы җиде көн эчендә 22,1 тонна карабодай кайтарылган.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлады. Алар шимбә көннәрендә Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында уза. Ярминкәләр республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев