Һава торышы

Татарстан Республикасында октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

   Республика территориясендә температура фоннары күпьеллык климат нормаларыннан алты – сигез градуска артыграк, дип билгеләделәр синоптиклар.Сишәмбедән, 27 октябрьдән, пәнҗешәмбегә, 29 октябрьгә кадәр Татарстанда явым-төшем элеккечә юк. Шул ук вакытта төнге һәм көндезге температура арасында сизелерлек аерма сакланачак.

  Тыгыз болыт капламы булмау сәбәпле, тәүлекнең караңгы вакытында җир бик тиз +1, -4 градуска кадәр суыначак, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында урыны белән -7 градуска кадәр фаразлана. Әмма көндез кояш һаваны +9, +14 градуска кадәр тиз җылытачак. Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 30 һәм 31 октябрьдә, Татарстанда тыныч һәм күбесенчә коры һава торышы сакланачак.

Чыганак: «Татар-инорфм»


Нет комментариев