21 февраль 2012 яңалыклары
-
Сынатырга исәп юк
Ләйсән Гайфетдинова, Динара Таирова, Андрей Клементьев, Раил Хөснетдинов социаль яклау идарәсе һәм һөнәри уку йортлары Спартакиадасы кысаларында, Кайбычта узган зонакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Апаслылар командасы өченче урынга лаек булды.
-
Җиңү белән җиңелү – янәшә…
18 февральдә Чүпрәле районы бозында Апасыбызның "Зөя" хоккей җыелма командасы Татарстан беренчелегенә чираттагы календарь матчында катнашып, көндәше - Тәтеш районы хоккей җыелма командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстан беренчелегенә үткәрелүче хоккей буенча сайлап алу турнирында берничә җиңү яулап, безнең хоккейчыларыбыз республикабызның Идел аръягындагы 8 команда арасында...
-
Чек югалса да, сезнең хокукларыгыз саклана
"…Бер кибеттән телевизор сатып алган идем, озак та эшләмәде - ватылды. Кибетче хәзер гарантия вакытын да узмаган бу товарын кире алмый, ремонтка да кабул итмиләр, акчасын да кайтармыйлар. Җитмәсә, аны сатып алганда бирелгән чекны да югалтканмын, "шунсыз бернинди дәгъвагыз да кабул ителми",- дип баралар. Миңа нишләргә, киңәш бирсәгез иде…" Укучыбыз...