21 февраль 2015 яңалыклары
-
Апас аграр көллият хоккейчылары кабат беренче
Борнашта, шушы авыл егете, эшмәкәр Марат Вәлиуллин кубок һәм призларына хоккей ярышлары узды. Беренчелек һәм кубок кабат аграр көллият командасы кулында. Икенче - урында Иске Йомралының яшь хоккейчылары, өченче урында - Апас спортчылары. Аларга медальләр, бүләкләр, Мактау грамоталары бирелде. Борнаш командасы егетләренә Фәнис Галәветдинов махсус бүләкләрен бирде.
-
Күккүз борылышында машина янган
12 февраль кичендә Күккүз борылышында машина яну очрагы теркәлә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә машинаның номерлары салдырылган һәм ул янып бетеп ята торган була. Тирә-юньдә хуҗасы да күренми. Һәм аны исә эзләүче дә юк. Бары тик элеккеге хуҗасының машинаны егетләргә сатканлыгы гына билгеле. Әлегә тикшерү эшләре бара. Фото:http://news.mail.ru/inregions/south/23/incident/11550078/
-
Бер төркем Әнәлелеләр Буа шәһәрендә яшәп, иҗат итүче Гөлнур апа Айзетуллованың юбилей кичәсендә булып кайттылар
Күп җырлар авторы, җырга-моңга гашыйк Гөлнур апа тумышы белән Әнәле авылыннан. Биредә яшәүче һәр кеше аны үз итә, аның иҗатын яратып яши. Шуңа да аны аеруча якын күргән, иҗатына гашыйк бер төркем авылдашлары 19 февраль көнне Буа шәһәре мәдәният йортында Гөлнур апаның юбилей кичәсендә булып кайттылар. - Кичәдән гаҗәеп онытылмаслык...