21 март 2016 яңалыклары
-
Аюкөйдергәннән Фәһимә әбигә 90 яшь тулды
Аюкөйдергән авылында гомер кичерүче Фәһимә әби Шәрәфуллина олуг бәйрәмен каршылады. Истәлекле туган көн бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Люция Нәҗмиева һәм идарәче Ринат Гыйбадуллин да изге теләкләре һәм күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
-
“Апас хәбәрләре“ндә яраннар шау чәчәктә
Бүрек-бүрек яраннарга кем генә сокланмас икән?! Нинди генә төсләре юк аларның. Җиде төрле яран үстерсәң, йортыңа бәхет керә, дигән гыйбарә дә бар халык телендә. Сездә нинди яраннар үсә? Фотолар көтәбез!
-
Чиләбедә кесарев кисеме ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала тапмаган
Чиләбе өлкәсендә кесарев кисеме операциясе ясаган табиблар хатын-кыз карынында бала урынына су тулган шешкә (киста) тап булган. Әлеге хәл Миасс шәһәрендә булган. Җирле хатын-кыз Алена Авдеева белән булган әлеге хәл турында Telefakt.ru порталы хәбәр итә. Хәзер әлеге хатын-кыз хәлнең чын дөреслеген белергә тели. Чөнки аңа операция гомуми наркоз астында ясалган....
-
Борнашта Аграр көллияте укытучылары белән очрашу узды
Борнаш урта мәктәбе укучыларының ата-аналары өчен, балаларга профессионал юнәлеш бирү мәсьәләләренә багышлап, район Аграр көллияте укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга Галләмиева Гөлүсә Булат кызы һәм Галлямова Гөлүсә Наил кызы килделәр. Гөлүсә Булат кызы коллияттәге уку шартлары белән бик теләп таныштырды,бирелә торган белгечлекләр һ.б. турында әти-әниләргә җентекләп аңлатты,төпле киңәшләрен бирде.Көллият тормышына,ирешелгән...