21 март 2019 яңалыклары
-
Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес үтте
Гипертония авыруыннан интегүче райондашларга дәвалану чараларын, юлларын аңлату максатыннан Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес үтте.
-
Апас районы осталары
Әлмәндәр фермасы сыер савучысы Илсөяр Гайнетдинова үз сыерларыннан көн саен 600 килограммнан артык сөт сава. Пөхтә һәм ярдәмчел булуы, эшен бик яратып, күңел биреп башкаруы белән хезмәттәшләре алдында абруйлы ул.
-
Рәмис Гыйззәтов үз туган көнендә укучыларга бәйрәм үткәрде
Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов үз вәгъдәсенә тугры калып, быел да үзенең туган көне-21 мартта Апас мәктәбе спорт залында укучы кыз балалар өчен шәхси Кубок-бүләкләренә традицион волейбол ярышлары үткәрде. Монысы -дүртенчесе.
-
Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Биредә комиссиянең коррупциягә каршы эшчәнлек буенча эш планы расланды
-
Апаста гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге комиссиясенең утырышы узды
Апас районында язгы ташуның тыныч һәм имин үтәчәгенә ышаныч белдерде.
-
Казан –Ульян юлында коточкыч һәлакәт
20 март киче кайбер юлчылар өчен аяныч, гаиләләр өчен күңелсез тәмамланды. Казан-Ульян юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Татарстан Президенты авыру малайга "Уральские пельмени" белән очраштырга ярдәм итте
«Теләкләр чыршысы» акциясеннән соң, 13 яшьлек Камил Бариевның хыялы чынга ашкан.
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, авыл хуҗалыгы буенча баш мөхәррир урынбасары Җамалиев Ришат Камәртдин улы 21 мартта 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә
Ришат абый, моннан 34 ел элек, хәрби бурычын үтәп, кулына журналист дипломы алганнан соң “Йолдыз“ газетасына эшкә килә. Хезмәт кенәгәсе берничә редакторның кулы аша узса да, эш урыны шул ук кала.