21 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Апастан Фарис Гыйззәтовка 80 яшь
Апаста яшәүче Фарис Гыйззәтовка 80 яшь тулуы уңаеннан район башлыгы, Апас башкарма комитеты һәм Апас, район ветераннар Советы исеменнән истәлекле бүләкләр, Рәхмәт Хатлары тапшырылды. Соңыннан Апас Җәмигъ мәчетендә дә хөрмәтләделәр аны. Яшьлегендә район финанс бүлеге, башкарма комитетта эшләгән аксакал бүген Апас, район мөтәвәллияте, мөхтәсибәтнең иң актив әгъзасы буларак танылды. Олуг...
-
Каратунда узаган “Тоннель“ 9 апаслыны “каптырган“
21 ноябрьдә, иртәнге сәгать 7 дән 9га кадәр Каратунның Морзалар авылы киселеше янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре биредә эшләде. Шушы вакыт эчендә номеры укылмаучы 7 транспортчы, куркынычсызлык каешын эләктермәүче 1 райондашыбыз очрады. Шулай ук штрафын вакытында түләмәгән шофер да үз җәзасын алды.
-
Олы Бакырчыда - “Шәвәли оныклары“
Олы Бакырчы мәктәбе базасында якташ шагыйребез Шәүкәт Галиев хөрмәтенә "Шәвәли оныклары" төбәкара сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Биредә районның сәләтле балалары гына түгел, Тәтеш, Лаеш районнарыннан да, Пенза өлкәсеннән дә балалар катнашты. Барлыгы 108 укучы чыгыш ясады. Бәйгедә Шәүкәт Галиевней улы Җәмил, кызы Алсу да катнашты. Бу хакта тулырак "Йолдыз"...
-
Апас “Җәмигъ” мәчетендә дәресләр үтәчәк
Апас "Җәмигъ" мәчетендә дәресләр, кичәләр, очрашулар, диспутлар, бәхәсләр, киңәшләр. Дүшәмбе, сишәмбе - Ислам дине нигезләре, Рәшит хәзрәт. 17.00 сәгатьтә. Чәршәмбе - Иске имлә, иске татар әлифбасын өйрәнү, Рамазан хәзрәт. 18.00 сәгатьтә. Пәнҗешәмбе - Фикх. Гәраб теле, Айрат хәзрәт. 18.00 сәгатьтә. Җомга - Фикх. Тәҗвит, Рәмис хәзрәт. 18.00 сәгатьтә. Шимбә -...
-
Район тарихын Алсудан да яхшырак белүче бармы?
Район башкарма комитетында урнашкан район архивында бүген барлыгы 24 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Гадиләштереп әйтсәк, саклау берәмлеге ул папкаларга төпләнгән шәхси эшләр, башка документлар. Архив киштәләрендә даими сакланырга тиешле 21 мең саклау берәмлеге тупланган. Бу папкаларда фотолар, төрле сводкалар, газеталарны да очратып була. Район архивындагы иң борынгы документ 1930 елларга...
-
Апас районында монополиягә каршы көрәш хезмәте вәкилләре
Апаста республика монополиягә каршы көрәш хезмәте (ФАС) вәкилләре кабул итүләр үткәрде. Казан кунаклары шулай ук Бакырчы мәктәбе, Апас теплицасында да булдылар. Халык белән очрашуларда алар киң аңлату эшләре алып бардылар, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр.
-
Апаслыларга тагын бер уңайлылык артты
Районда 14 яше тулган 4562 кеше Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул Апаста 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бу бердәм электрон челтәрдә теркәлгән апаслылар санын 16899 кешегә җиткерү бурычы куела. -Апас районында бу челтәр хезмәтеннән 14 яше тулган гражданнарның 27 проценты файдалана. Бу әлегә...
-
Апаслылар Илсур Сафинның иҗат кичәсендә
Татарстан Республикасының атказанган артисты, танылган якташыбыз Илсур Сафин 55 яшьлек юбилее уңаеннан Казанның филармония концертлар залында иҗат кичәсен уздырды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев җитәкчелегендә Апас районыннан да зур делегация катнашты. Илсур Сафинга район башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде, изге теләкләр юлланды, район халкының сәламнәре гармун моңнары аша...
-
Апаста Каз өмәләре бара
Олы Бакырчы авылында Марат Идиятуллин хужалыгында зурлап Каз өмәсе узды. Җәй дәвамында суда йөргән казлар исән-имин суыткычларга урнашты. Күмәк эш күңелле дә, файдалы да булды.