Яшьлек җыр-биюләр белән күңелле
"Яшьлек" фестивале төрле тармакларда хезмәт итүче авыл яшьләрен бер сәхнәгә җыйды, очраштырды, таныштырды. Әлеге фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрендә сәнгатькә гашыйк яшьләр күп, аларны бары тик күрә, сәләтләрен үстерә, төрле мәдәни чараларга тарта белергә генә кирәк. "Яшьлек" фестивале дә шушы максаттан оештырылган иде.
Иске Йомралы һәм Каратун мәдәният йортларында...