22 май 2014 яңалыклары
-
Апаста яшьләр паркы төзекләндереләчәк
22 майда, ягъни бүген, район башлыгы Рәшид Заһидуллин яшьләр паркында җитәкчеләр, белгечләр һәм өлкәннәр белән очрашып киңәште. 1957 елда яшьләр теләге белән барлыкка килгән әлеге парк якын арада тулысы белән үзгәреш кичерәчәк. Сөйләшү вакытында өлкәннәр үзләренең хатирәләрен яңартып, төпле киңәшләрен бирделәр. Биредә балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен ял итү урыннары булачак....
-
Сугыш ветераны Мирза абый Галәветдиновка – 90 яшь
Шушы уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны тәбрикләде, Рәсәй Президентының котлау открыткасын, бүләк тапшырды. Җир җимертеп, үзен егетләрдәй хис итүче, дөньяның ямен, тәмен татып яшәүче Мирза бабай район башлыгына һәм авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина олы рәхмәтен җиткерде. "Шушы тормышны, рәхәт яшәүне әти-әниемә дә күрсәтер идем", - ди Мирза бабай.
-
Апас район электр челтәрләре тагын беренче!
15-16 майда Тәтештә Татарстан «Челтәрләр компаниясе» нең чираттагы зона ярышларында республиканың Идел аръ ягындагы 8 район энергетиклары һөнәри осталыкта ярыштылар. Апаслылар барлык номинацияләрдә дә иң югары балл җыеп беренче урынга чыктылар. Район электр челтәрләре җитәкчесе Айрат Җиһаншин әйтүенчә, ярышларга хезмәткәрләр махсус әзерләнмәгән. Апас командасы вәкилләре-өлкән мастер Азат Абделвәлиев, диспетчер Рәдис...
-
Гомерең озын булсын!
Район үзәк поликлиникасы һәм хастаханәсендә зур капиталь ремонт эшләре алып барылуга да карамастан, апаслылар диспансеризация үтүне кичектермиләр. -20 майга 1008 кеше диспансеризация үтте инде,-дип хәбәр итте безгә поликлиника җитәкчесе Рамил Гатин. -Кабул ителгән тәртип буенча, быел 21 яше тулган һәркем унга якын юнәлешле киң медицина тикшерүләре узарга тиеш. Аның барышында...
-
Кайнар эздән…
21 апрель төнендә Б. авылында язылышмыйча гына бергә яшәүче 27 яшьлек А. белән 35 яшьлек Н. арасында тавыш чыга. Үз-үзен белештермәслек дәрәҗәгә җиткән Н. аны йодрыклары белән кара янганчы кыйный һәм идән астына төртеп төшерә. Алынган авыр тән җәрәхәтләреннән А. караңгы, салкын базда бик тиз вафат була… Эз яшерү нияте...
-
Янгыннар янамасын
Ут бер керсә-рәттән ялмап бара -Ел башыннан 10 майга кадәр районда барлыгы 11 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ә менә 10 майдан 20 майга кадәр шуларга тагын 4 зур янгын очрагы өстәлүне берничек тә аңлап булмый. Халыкта урынсыз бер тынычланып калу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләләре белән исәпләшмәү үзен әнә шула сиздерә,-дип саный...
-
"Кунелем турендэ" 21.05.2014