22 июль 2013 яңалыклары
-
Үзе чәчте, үзе ура
Апас егете, булачак җир белгече Рафис Зәйнуллин бүген Чурибураш иген басуында тәҗрибә туплый. Иртә яздан практикага кайткан егет 12 "яшьлек" Клаас-Доминатор"ы белән өлкән игенчеләрдән калышмый, алны-ялны белми эшли. "Чәчүдә дә сынатмады, хәзер менә үзе чәчкән, тир түгеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алуда үз өлешен кертә. Мактаудан башка...
-
Исәп-хисап төгәл бара
Елена Антонова Зур Күккүз авылы ындыр табагындагы автоүлчәгечтә эшли. Кырдан иген төяп кайткан "КамАЗ"лар төгәл исәптән соң гына бөртекне тиешле урынга бушаталар. "Бу җаваплы хезмәттә беренче генә ел эшлим әле, өлкәннәр хезмәтемнән канәгать", - ди Елена.